Центральная детская библиотека

«Бионика – киләчәк фәне» эко-досьесы (6+)

23 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Эко-сәяхәтчеләр» клубы эше кысаларында «Бионика – киләчәк фәне» дигән эко-досье узды. Чара хәзерге дөньяда кирәкле һәм мавыктыргыч әлеге фәннең туган көненә багышланды. 

Балалар биониканың нинди фән булуы турында мәгълүмат алды. Аларны галимнәр һәм инженерларның күп кенә уйлап табуларының табигатьтә дә күзәтелүе гаҗәпләндерде. Мәсәлән, Леонардо да Винчи, үсемлек орлыгына карап, оча торган җайланма уйлап тапкан. 

«Бионика – юктан барлыкка килгән идеал» видеоролигы балаларга бионика өлкәсендәге фәнни эшләр һәм уйлап табуларның никадәр күптөрле булуын күрсәтте. 
Укучылар хайваннар, бөҗәкләр һәм төрле табигать күренешләренең фотоларын карады һәм кешенең теге яки бу уйлап табулар өчен нинди идеяләрне табигатьтән алуы турында үз вариантларын тәкъдим итте.