Гаҗәеп көн
Балалар үзәк китапханәсе Рәшит Бәшәр белән 25 мәктәпнең 3 “В” һәм 7 “В” укучылары өчен очрашу уздырды.
Бу кичә укучылар өчен бик кызыклы һәм кирәкле булды. Рәшит Бәшәрнең һәрбер шигыре үзе бер могҗиза ул, ә шагыйрь – чын тылсым иясе. Балалар Рәшит абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән ныклап таныштылар. Үзләре дә читтә калмадылар, әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ә җаваплар әлбәттә кызыклы һәм үзенчәлекле иде.
Яраткан шагыйребез кунакка күчтәнәчсез генә килмәгән- ул рәхәтләнеп үзенең яңа иҗат җимешләрен укыды, тормышында булган кызык вакыйгалар сөйләп кызларны һәм малайларны көлдерде . Бик актив катнашкан укучылар автор тарафыннан китап белән бүләкләнделәр, автограф алдылар.