«Бөтендөнья террорчылыкка каршы» исемле куркынычсызлык сәгате (12+)
2 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Террорчылык белән көрәштә бердәмлек көне уңаеннан өлкән сыйныф укучылары өчен «Бөтендөнья террорчылыкка каршы» исемле куркынычсызлык сәгате уздырды. Балалар Беслан, Мәскәү, Буйнакск, Волгодонск, Нью-Йорк, Грозный шәһәрләрендәге теракт белән бәйле фаҗигаләр, террорчыларның явызлыгы һәм мәрхәмәтсезлеге, махсус хәрби көч хезмәткәрләре, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгы турында белде. Чара барышында укучыларның шәхси куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы «Теракт корбаны булмас өчен нишләргә?» дип аталган инструктаж үткәрелде. Анда балалар теракт шартларында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты. Чара «Террорчылык җәмгыятькә яный» электрон презентациясе һәм «Террорчылар кулына эләккәндә үзеңне ничек тотарга?» видеоролигы белән үрелеп барды.