Центральная детская библиотека

Туган як буйлап сәяхәт (12+)

29 август көнне Үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Туган як буйлап сәяхәт» исемле виртуаль экскурсия үткәрелде.

Чара барышында балалар виртуаль рәвештә шәһәребезнең төрле почмакларында булды, зур  кызыксыну белән истәлекле урыннарны карады: шәһәребезне бизәп торучы мәйданчыклар, скверлар, бульварлар, һәйкәлләр. Сәяхәт Г.Тукай яр буенда йөрү, зоопарк һәм Энтузиастлар бульварындагы «җырлаучы» фонтаннарны карау белән дәвам итте. Шулай ук табигый зоналар – шәһәр парклары, чишмәләр, «Түбән Кама» милли паркында булдылар.

Балалар туган шәһәребез турында бик күп кызыклы мәгълүматлар туплады, сәяхәт вакытында алган кичерешләре белән уртаклашты.