«Федора дусларын юбилеена чакыра» Уен программасы (6+)
Мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен Үзәк балалар китапханәсендә «Федора дусларын юбилеена чакыра» дип исемләнгән әдәби-уен программасы узды. Бәйрәмгә килүче балаларны Федора үзе каршы алды. Балалар «Иң яхшы аучы», «Күңелле атучы» дигән мавыктыргыч эстафеталарда бик теләп катнашты, шәхси гигиена предметлары турында табышмаклар чиште.
Укучылар «Киемне җый», «Көлсылуга ярдәм ит», «Савыт-саба юучылар» кебек хәрәкәтле уеннарда актив катнашып, Федорага йорт-җирен тәртипкә китерергә ярдәм итте.
Бәйрәмдә бик күп котлаулар һәм матур теләкләр яңгырады. Федора Егоровнага туган көненә китап бүләк иттеләр, ә ул үзе исә кунакларны кәнфит белән сыйлады.
Тамаша К. И. Чуковскийның «Федорино горе» әкияте буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.