Городская библиотека - филиал № 5

«Мультфильмнар иле»: кинолекторий (6+)

1 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Мультфильмнар иле» дигән кинолекторий үткәрелде. Мультфильмнар иленә килеп, балалар «Ну, погоди!» мультипликацион сериалының телевизор экраннарында барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы һәм танып белү мәгълүматлары алды.

Кинолекторий вакытында яшь китап сөючеләр 1969 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр мультфильмның барлыкка килү һәм үсеше хронологиясенә күзәтү ясады. Алып баручы авторлар Александр Курляндский, Феликс Камов, Аркадий Хайт һәм режиссёр Вячеслав Котёночкин турында сөйләде, аларның тырышлыгы белән телевидение тамашачылары совет кинематографы легендасына әверелгән бүре һәм куян образларын күрә алды. Балалар актёрлар Анатолий Папанов һәм Клара Румяновларның «Ну, погоди!»ның Яңа ел сериясенә тавыш яздыру мизгелләре турында уникаль виедоязманы карады.   

Очрашу азагында балалар төп геройларның 19 һәм 20 нче чыгарылыш маҗараларын карадылар һәм «Союзмультфильм» студиясендә сериалның 50 еллык юбилее уңаеннан чыгарылучы яңа серияләргә әзерлек турында белделәр.