«Туган тел - безнең байлыгыбыз!» мәгълүмат сәгате (6+)
5 нче санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар чорында, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, «Туган тел - безнең байлыгыбыз!» дигән мәгълүмат сәгате узды. Балалар кешеләр тормышында телнең әһәмиятле урын алып торуы, аның матурлыгы, байлыгы, кабатланмаслыгы һәм күпкырлылыгы турында белде. Һәр халык - ул үз теле, үз кабатланмас мәдәнияте, тарихы, тормыш рәвеше, гореф-гадәтләре.
Укучылар Г.Тукай, Е. Евтушенко, Р. Вәлиев, Ф.Яруллиннарның телнең әһәмияте һәм көче турында шигырьләрен тыңлады.
Чара азагында «Татарстанда халыклар һәм диннәр дуслыгы» фильмын карады.