Гомер көзегез җылы булсын
9 октябрьдә шәһәрнең 3 нче филиал китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Гомер көзегез җылы булсын” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бәйрәм китапханәчеләр котлавы белән башланып китте, алар өлкәннәр көне тарихы белән таныштырдылар. Татар һәм рус әдәбияты буенча викторина үткәрелде, матбугат битләре буйлап күзәтү ясалды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Алар үзләренең яшь чакларын искә алып күңел ачтылар, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар.
Без, китапханә коллективы, аларга саулык, озын гомер, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен теләп озатып калдык.