«Кечкенә дусларга» (6+)
6 февральдә 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты буенча «Кечкенә дусларга» исемле шигърият сәгате узды. Чара каһарман-шагыйрьнең туган көне уңаеннан үткәрелде.
Балалар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында электрон презентация карады, аның китаплары белән танышты. Чара барышында шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, «М.Җәлил шигырьләрендә хайваннар дөньясы» исемле викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче белән бергә «Кечкенә дусларга» китабына күзәтү ясадылар. Чарада шагыйрьнең «Сәгать», «Җилләр», «Чәчәкләр» кебек шигырьләре һәм «Җырларым», «Карак песи», «Кызыма» җырлары яңгырады.