«Табигать серләре»: танып белү сәгате (12+)
26 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә укучылар өчен шагыйрь һәм журналист Ленар Шәех иҗаты буенча «Табигать серләре» дигән танып белү сәгате узды.
Ленар Шәех танылган шагыйрь, язучы, татар халкының Евразия Иҗат Гильдиясенең күренекле шәхесләре исемлегенә кертелгән бердәнбер вәкиле.
Чара барышында балалар авторның биографиясе, аның «Авылдан килгән мендәр», «Керпе ничек энәле булган?», «Алдамыйм!», «Табигать күренешләре энциклопедиясе» балалар өчен шигъри җыентыклары белән танышты, «Табигать серләре» викторинасы сорауларына җавап бирде һәм «Ленар Шәех иҗатында табигать күренешләре һәм хайваннар дөньясы» командалы интерактив уенында катнашты.
Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә әзерләнде.