Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Бәхет өчен ромашка»: уен программасы  (12+)

8 июль көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, 18/38 йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгында «Бәхет өчен ромашка» дигән бәйрәм чарасы уздырды. 

Катнашучылар бәйрәм тарихы, әлеге вакыйга белән бәйле заманча гореф-гадәтләр белән танышты. Балалар өчен «Обручлар», «Шарлар», «Яшь рәссам», «Шалканны тартып чыгар», «Алма» кебек күңелле уен-эстафеталар, «Монда кем яши?», «Әкияти гаиләләр», «Бу кемнең сүзе» әдәби викториналары уздырылды. Тамашачылар да читтә калмады, алар өчен «Ромашка», «Туганлык җепләре», «Мине назлы итеп ата» уеннары үткәрелде, алар үзләренең белем-күнекмәләрен күрсәтте. Балалар китаплары буккроссингы оештырылды.