Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Нарко-STOP!»: мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)

15 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, яшүсмерләр өчен «Нарко-STOP!» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате узды.

Чара барышында катнашучылар тәмәке, алкоголь, наркотиклар куллануның зыяны, наркотиклар белән бәйле үлем очракларының куркыныч саннары турында белде. Сәламәт яшәү рәвеше, альтернатив гадәтләр - спорт, сәнгать, иҗат белән шөгыльләнүне үстерү турында сөйләгәнне тыңладылар; зарарлы гадәтләр, наркоманлык һәм аларны кисәтү буенча «Наркотиклар - упкынга юл» китап күргәзмзсендә тәкъдим ителгән киңәшләр турында әдәбиятка кыскача күзәтүне карадылар, уйландылар һәм «Бәхетле тормыш - ул...» җөмләсен дәвам иттеләр.

Чара азагында «Кире кагу» уены уйнадылар, акыл иясе турында «Барысы да синең кулда» дигән риваятьне тыңладылар һәм «Наркотикларның зарары» презентациясен карадылар.