Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Гаҗәеп әкиятләр дөньясы»: әдәби уен (6+)

17 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Безнең тамырлар» программасы кысаларында, балалар өчен «Гаҗәеп әкиятләр дөньясы» дигән әдәби уен уздырылды. 

Балалар «әкият» сүзенең барлыкка килү тарихы һәм халык әкиятләренең нинди төркемнәргә бүленүе турында белде. Рус фольклор мирасын саклауга үзеннән зур өлеш керткән әкиятләр җыючы һәм рус мәдәнияте белгече Александр Афанасьев шәхесе белән таныштылар. 

Уенда катнашучылар табышмаклар буенча әкият геройларын белде, «Әкият исемнәрендә хаталарны төзәт», «Ничәү?», «Танграмма. Әкият героен җый», «Әкиятләрдә хатын-кыз исемнәре», «Кем шулай әйтә?» бәйгеләрендә, «Әйе» яки «Юк» эстафетасында актив катнашты. «Рус халык әкияте» дигән электрон викторина барысына да ошады. Чара әкиятләрдән җырлар белән үрелеп барды һәм «Теремкәй» мультфильмын карау белән тәмамланды.