Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Армиядә бер көн»: квест-уен (6+)

25 февральдә 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен «Армиядә бер көн» дигән квест-уен үткәрде.

Чара барышында балалар солдатларның ничек итеп хәрби ант бирүе, беренче медицина ярдәме күрсәтүе турында белде, «солдат борщы» әзерләделәр, кечкенә генә «хәрби әзерлек» үттеләр,  «Тревога вакытында җыену», «Мылтык», «Атышу» дип исемләнгән бәйгеләрдә катнаштылар, «Хәрби акыл» викторинасы сорауларына җавап бирделәр һәм армия тормышына кагылышлы табышмакларны чиштеләр. Чара электрон презентация, хәрби тематикалы җырлар белән үрелеп барды. Тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.