Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Ана мәхәббәте белән дөнья ямьле (0+)

27 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә Әниләр көненә багышланган «Ана мәхәббәте белән дөнья ямьле» дигән Әниләрне хөрмәтләү акциясе үтте. 
Әлеге бәйрәм безнең илдә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Акциядә катнашучылар өчен «Иң яхшы әни» дигән күңелле викторина һәм әниләр турында җырлардан торган «Көйне таны» уены әзерләнгән иде. Бу көнне китапханәгә килгән һәр әни тәбрикләү сүзләре язылган открытка һәм кечкенә генә бүләк алды. Яшь китап сөючеләр үз әниләрен котлау шигырьләре белән куандырды.  
Чара исеме белән аталган китап күргәзмәсендә әниләр турында татар һәм рус телләрендәге китаплар тәкъдим ителде.