Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Табигатьнең шикаятьләр китабы»: телдән журнал (6+)

23 нче санлы китапханәдә «ЭКО стилендәге тормыш» программасы кысаларында «Табигатьнең шикаятьләр китабы» дигән телдән журнал үткәрелде. 

Нәрсә соң ул экология һәм юкка чыга баручы һәм сирәк үсемлекләр һәм хайваннар нинди китапка кертелә? Чара әлеге сорауларга җавап эзләүдән башланды. Телдән журнал «Кызыл китап», «Урман – яшел дустыбыз», «Витаминнар кәрҗине» битләреннән торды. Балалар бик теләп урман турындагы табышмакларны чиште, «Яшелчәме, җиләк-җимешме?» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Табигать һәм кеше» дидиактик уенында катнашты. 

«Табигать дөньясы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.