Городская библиотека филиал №23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Чәчәк ат, Татарстаным» видеобәйгесе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2020 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр 23 нче номерлы шәһәр китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Чәчәк ат, Татарстаным» дип исемләнгән шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесе үткәреләчәк.  Видеоконкурс балаларда шигърият аша туган иленә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән уздырыла. Конкурска Татарстанда яшәп иҗат иткән шагыйрьләрнең Туган ил, игелеклелек, җаваплылык турындагы шигырьләрен яздырган видеоязмалар кабул ителә. Конкурста 4-15 яшьтәге балалар катнаша ала.

Конкурс 3 этапта уздырылачак:

  • 1 этап: 1-27 апрель  -  конкурс эшләре, заявка һәм түләү турындагы квитанцияләр кабул итү (почта аша китапханәнең электрон library_23@mail.ru адресына җибәрергә яки флешкаларда китапханәгә китерергә мөмкин);
  • 2 этап: 28 – 29 апрель - нәтиҗәләр чыгару;
  • 3 этап: 30 апрель - җиңүчеләрне бүләкләү.

Белешмәләр өчен телефон: 46-51-51