Мин укыйм, гаиләм укый (6+)
27 май көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге төрле яшьтәге китап сөючеләр өчен «Мин укыйм, гаиләм укый» акциясе уздырды. Ул Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан оештырылды. Бу көнне акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар яраткан геройлары битләре буенча мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, китап, укуның әһәмияте турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды, «Китап марафоны», «Үзенчәлекле билгеләр», «Уку шәһәренә юл» күңелле уеннарында катнашты, хәйләкәр табышмакларга җавап эзләде, тапкырлыкларын һәм фантазияләрен күрсәтте. Чара бик матур һәм күңелле узды, балаларның йөзләреннән елмаю китмәде. Көн дәвамында китапханәдә «Укучылар өстенлек биргән китаплар күргәзмә-агачы» тәкъдим ителде. Гаҗәеп агачны бизәүдә теләгән һәр кеше катнаша алды. Чарага килүчеләр үзләре яраткан китап исеме язылган «тәкъдимле яфрак»ны агачка беркетте. Шулай итеп ул төрле төстәге «китапчыклар» белән тулды. Чара уңышлы узды, акциядә катнашып, укучылар тормышыбызда китап һәм китап укуның әһәмиятлелеген тагын бер тапкыр исбатлады.