Библиотечно-информационный центр № 1

Бар тереклеккә катнашы бар (12+)

24 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге 18 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен «Бар тереклеккә катнашы бар» исемле кичә-портрет уздырды. Ул танылган язучы, авыл һәм хәрби-патриотик проза остасы, ике тапкыр Дәүләт премиясе лауреаты Виктор Петрович Астафьевның тууына 95 ел булуга багышланды.

Китапханәче Виктор Петровичның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар үзләре яраткан әсәрләреннән өзекләрне укыды һәм Астафьев әсәрләре геройлары турындагы фикерләре белән уртаклашты. Чарада тәкъдим ителгән «Виктор Астафьев. Туган җиргә тугрылык…» презентациясе язучының балачагы, гаиләсе, китаплары, бүләкләре һәм премияләре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Виктор Астафьев әсәре буенча «Таежная повесть» фильмыннан өзек күрсәтелде. Чара азагында балалар язучының иҗаты буенча викторинада актив катнашты. Кичә Виктор Астафьевның әсәрләрендә тудырган хисләргә, образларга, характерларга бай дөньясын ачып салды.