Библиотечно-информационный центр № 1

«Ирина Токмакованың могҗизалар иле» (6+)

Ирина Токмакова – популяр язучы, шагыйрә, драматург, тәрҗемәче. Аның повестьлары бик яратып укыла. Язучының иҗаты тулаем балаларга багышлана һәм балалар өчен язылган. Аның китаплары буш вакытны күңелле итеп уздырырга ярдәм итә,шуның өстенә әле алар санарга, язарга һәм фикерләреңне дөрес итеп белдерергә өйрәтә.

Авторның 90 еллыгына багышланган «Ирина Токмакованың могҗизалар иле» исемле әдәби сәяхәт 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге укучыларын балалар язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, искитмәле геройлар дөньясына алып кереп китте. Балалар зур кызыксыну белән гаҗәеп шигырьләр иленә сәяхәт итте. Анда укучыларны Ирина Токмакова шигырьләре белән сөйләшүче җәнлекләр, кошлар, балыклар, агачлар һәм үсемлекләр көтеп торды. Шунда ук укучылар «Маруся ещё вернётся» повестена һәм Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуацияләнгән балалар йорты тормышы турындагы автобиографик повестена күзәтү ясады. Сәяхәт ахырында балалар табышмаклар чиште һәм «Уйнап алыйк», «Геройны тап» бәйгеләрендә катнашты. И.Токмакова китаплары иленә сәяхәт бик кызыклы һәм тиз узып китте, катнашучыларның күбесе өйләрендә укыр өчен китаплар алды.