Библиотечно-информационный центр № 1

Мурзилканың туган көне (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Мурзилканың туган көне» бәйрәме узды.

Май аенда иң беренче балалар журналы «Мурзилка»га 95 яшь тула. Аның элекке заманнарда басылып чыккан саннары хәзерге балалар журналлары кебек матур төсле булмавын ишетү балалар өчен аеруча кызыклы булды.2012 елда исә «Мурзилка» иң озын гомерле балалар журналы буларак Гиннессның рекордлар китабына кертелә. Укучылар басманың төп сәхифәләре белән танышты, «Мурзилка» тәкъдим иткән бәйге һәм уеннарда актив катнашты. Игродромда булу чараны тагын да җанландырды.Әлеге гаҗәеп кызыклы урында балалар рәхәтләнеп күңел ачты, уен-көлке  атмосферасына чумды һәм  интеллектуаль ләззәт алды. Укучылар Мурзилка белән бергә күңелле һәм файдалы итеп ял итте. Журнал белән дуслыклары нык булыр һәм озак еллар дәвам итәр дип ышанып калабыз.