Библиотечно-информационный центр № 1

«Ачы сүзем аша көләрләр...» Николай Васильевич Гогольнең 210 еллыгына (12+)

2019 елның 1 апреле көнне Россиянең әдәби дөньясы бөек прозаик, драматург, сатирик, тәнкыйтьче Николай Васильевич Гогольнең тууына 210 ел тулуны билгеләп үтә.

Шул уңайдан 25 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге  «Ачы сүзем аша көләрләр...» исемле әдәби сәгать уздырды. Чара барышында өлкән сыйныф укучылары дөнья әдәбиятында бөек язучының тоткан урыны, аның искиткеч һәм күпкырлы сәнгати сүз осталыгы, шулай ук Н.В.Гогольнең фаҗигале язмышы турында белде. Китапханәче әлеге үзенчәлекле язучының тормышындагы кызыклы һәм серле материаллар белән таныштырды, замандашлары хәтерендә Гогольнең нинди булып сакланып калуы, хәзерге буын аның турында ниләр белүе хакында сөйләде. Кызыклы әңгәмәдән соң тәкъдим ителгән презентация ярдәмендә укучылар Н.В.Гоголь иҗаты буенча виртуаль сәяхәттә булды. Чара азагында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы сораулардан торган викторинада катнашты.  Укучылар Гоголь иҗаты буенча белемнәрен күрсәтте, күптән өйрәнгән әсәрләрен, кызыклы персонажларны искә төшерде.

Әлеге чара классик әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли.