«Туган тел белгечләре» Уен-викторина (12+)
1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Халыкара туган тел көне уңаеннан «Зарница» яшүсмерләр һәм яшьләр клубына йөрүчеләр өчен уен-викторина уздырды.
Чара башында китапханәче җир йөзендәге телләрнең күптөрлелеге, туган телдә халыкның характеры, хәтере, тарихы чагылыш табуы хакында сөйләде.
Балалар «Мәкальләр һәм әйтемнәр», «Туган тел белгечләре», «Канатлы сүзләр» кебек төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә актив катнашты. Алар бик кызыксынып фразеологизмнарда төшеп калган сүзләрне өстәп язды, «Китапханә» сүзеннән бер минут эчендә берсен-берсе уздырып яңа сүзләр ясады.
Кызыклы һәм файдалы әлеге чара балаларның үзләре яраткан шигырьләрне туган телләрендә уку минуты белән тәмамланды.