Библиотечно-информационный центр № 1

Кулларга – эш, җанга – ләззәт (16+)

31 гыйнвар көнне 1 нче санлы мәгълүмати китапханә үзәгендә Кул эшләре көне узды. Аның кысаларында иҗади эшләр күргәзмәсе тәкъдим ителде, мастер-класс үткәрелде, китапларга күзәтү ясалды.

«Гармония» клубының чираттагы утырышына кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр җыелды. «Кулларга – эш, җанга – ләззәт» исемле күргәзмә әзерләнде. Анда төрле декоратив-гамәли сәнгать техникасында башкарылган ике дистәдән артык эш тәкъдим ителде: крючок белән бәйләнгән чәчәкләр, тастымаллар, матур шәлләр, батик, акварель техникаларында ясалган рәсемнәр. Катнашучылар үзләренең эшләрен күрсәтте һәм аларны иҗат итүгә күпме җан җылысын бирүләре турында сөйләде. Матур һәм рәхәт өй атмосферасы тудыручы күргәзмә барысының да күңеленә хуш килде.

Чарада катнашучылар бик теләп топиарий (салфеткалардан декоратив чәчәкләр ясау) техникасы буенча мастер-класста катнашты. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать төрләре буенча китапханә фондында булган китапларга күзәтү ясалды. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.