Библиотечно-информационный центр № 1

Гайдар китаплары җылысы

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Зарница» клубында тәрбияләнүчеләр өчен, күренекле балалар язучысы Аркадий Гайдарның юбилеена багышлап,  «Гайдар китаплары җылысы» («Тепло гайдаровских книг») дип аталган күзәтү уздырды.

Язучының китаплары укучыларын Ватаныбызның тарихы белән таныштыра, балаларга кыю, батыр, илебезнең нык рухлы һәм көчле сакчылары булырга өйрәтә. Китапханәче кыскача гына көрәшче-язучының озын булмаган тормыш юлы белән таныштырды. Балалар 14 яшендә инде рота командиры булган, хәрби хәйләкәрлеккә, разведка йөрү осталыгына ия булган Гайдар турында шаккатып тыңлады. Шулай ук, аның ил буенча күп йөрүе, күпне күрүе һәм барысы турында да укучыларына сөйләргә тырышуы хакында белде. Язучының «Тимур һәм аның командасы», «Чук һәм Гек», «Ерак илләр» кебек берсеннән-берсе матур әсәрләре балаларда кызыксыну уятты. Гайдар китаплары белән танышу барышында үткәрелгән викторина авторның әсәрләрендәге күңелле вакыйгаларны искә төшерергә ярдәм итте. Күзәтү ахырында балаларга үзләренә ошаган китапларны өйләренә алып кайтып уку мөмкинлеге тудырылды.