"Искитмәле тыюлыклар дөньясы" ("Заповедников прекрасный мир")
25 гыйнварда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге, 3 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Россиянең иң данлыклы тыюлыкларына «Искитмәле тыюлыклар дөньясы» дип аталган виртуаль сәяхәткә барып кайтты.
Укучылар экология, тыюлык, Милли парк, Кызыл китап кебек төшенчәләр белән танышты. Тыюлыклар турындагы кызыклы видеоязма карап, балалар Кызыл китапка кертелгән һәм дәүләт саклавына алынган кыргый хайваннар һәм үсемлекләр турында мәгълүмат алды. Укучылар кеш популяцияcен һәм Байкал күлендә генә яшәүче тюленьнәрне саклаучы Баргузин тыюлыгында булды. Шулай ук китапханәче Зур Арктика, Идел-Чулман, Әстерхан тыюлыклары белән таныштырды.
Балалар «Табигать белгечләре» викторинасында катнашып, белемнәрен ныгытты. Чара азагында алар китапханәнең экология юнәлешендә эшләүче фондындагы китапларга күзәтү ясады.