Гаҗәеп Китапханә иле
26 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Гаҗәеп Китапханә иле» дигән экскурсия уздырды. Китапханә хезмәткәрләре нәни укучыларны бик шатланып каршы алды, гаҗәеп Китапханә иле һәм анда яшәүчеләр – китаплар белән таныштырды. Китапларның һәрвакыт кәгазь булмаганы турында белделәр. Китапханә белән беренче танышу уен формасында узды – балалар әкият геройлары турында викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, «Әкият предметын тотып карап бел» уенын уйнады, пазллар тезде. Чара азагында нәни китап сөючеләр зур кызыксыну белән үзләренә ошаган китапларның матур иллюстрацияләрен карады. Китапханәгә экскурсия балалар өчен тылсымлы китап дөньясын ачу булды.