Библиотечно-информационный центр № 1

Татарстаным, син барысыннан да яхшырак (18+)

29 август көнне, Татарстан Республикасы көненә, микрорайонның өлкән буын яшәүчеләре өчен ишегалды мәйданчыгында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Татарстаным, син барысыннан да яхшырак» дигән бәйрәм программасы уздырды. 

«Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Исаева Светлана Сергеевна сәламләү сүзләре белән чараны башлап җибәрде. Чара барышында кунаклар Татарстан тарихы һәм аның төп символлары, республика җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Китапханәче «Туган як белгечләре» дигән кызыклы викторина, Татарстанның иң матур урыннары буйлап читтән торып сәяхәт уздырды. Алга таба алар төсле кәгазьдән Татарстан Республикасы байрагын ясады. Чарага килүчеләргә Республика көненә багышланган шәһәр чаралары турында белдерү ясадылар һәм аларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Бәйрәм милли ризыклар белән тулы чәй өстәле белән тәмамланды.