«Өлкәннәргә социаль ярдәм чаралары»: түгәрәк өстәл (18+)
19 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Гармония» клубында «Өлкәннәргә социаль ярдәм чаралары» дигән түгәрәк өстәл уздырды.
Очрашуга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре Галиева Светлана Николаевна чакырылды, ул әлеге үзәкнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эше турында тулы мәгълүмат бирде. Белгеч индивидуаль программага ярашлы рәвештә өлкәннәргә өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында сөйләде. Кунаклар өлкән яшьтәге кешеләрне гаиләгә алу тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмә белән танышты. Чыгыш Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге турында презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Һәр кунак социаль ярдәм турында белешмәлек алды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Фикер алышу кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.