Туган тел белгечләре (6+)
Сөйләшә, аралаша торган теле һәркем өчен иң мөһим тел ул. Чөнки үз туган телеңне белү һәм башка телләргә карата ихтирамлы булу безне акыллырак, яхшырак һәм культуралырак итә.
22 февральдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Туган тел көненә багышланган «Туган тел белгечләре» дигән уен-викторина уздырды.
Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат алды, бик теләп Идел буе халыклары әкиятләре буенча викторинада, «Рәсем буенча әкиятне таны» уенында катнашты. Шулай ук табышмаклар чиштеләр, мәкаль-әйтемнәрне дәвам иттеләр, тизәйткечләр әйтүдә көч сынаштылар, «Түбәтәйне тапшыр» халык уенын уйнадылар.
Чара азагында балалар матур рәсемле кызыклы китаплар белән танышты.