Библиотечно-информационный центр № 1

Яңа ел хыяллары (6+)

Кышкы каникул көннәренең берсе 11 гыйнварда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Яңа ел хыяллары» дигән уен программасы үтте. Балалар яраткан бәйрәмебез – Яңа елның каян килеп чыгуы һәм ни өчен чыршы агачын бизәүләре турында белде. 17 нче гасырга кадәр уенчыкларның ризыклардан – алма, чикләвек, вафли, перәннекләрдән торуын, соңыннан мамык, катыргы, мәрҗәннәрдән эшләнгән уенчыклар барлыкка килүе турында мәгълүмат алды. Россиядә беренче пыяла уенчыклар 1848 елда эшләнә башлый. Алар яңа ел бәйрәмнәренең төп персонажлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы турында күп кенә кызыклы фактларны белде, «кышкы» табышмаклар чиште, күңелле уеннарда катнашты.