«Милн иленә сәяхәт»: әдәби сәгать (0+)
20 гыйнварда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Милн иленә сәяхәт» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул барыбыз да яраткан йомшак аю баласы - Винни-Пух һәм аның тугры дусларын иҗат иткән танылган әкиятченең 140 еллык юбилеена багышланды.
Балалар авторның әкият геройларын ничек уйлап табуы һәм китап иҗат итүгә язучыга илһам биргән уенчыкларның Нью-Йорк җәмәгать китапханәсендә саклануы турында белде. Алар «Винни Пух и все-все-все» әкиятеннән иң кызыклы өзекләрне бик мавыгып тыңлады, «Винни» һәм «Пятачок» командаларына бүленеп, «Шаян болыт» күңелле уенында бик теләп катнашты. «Винни-Пухка татлы күчтәнәчләр җый» дигән күңелле эстафета һәм күзләрен каплап яраткан геройларының рәсемен ясау балаларга аеруча ошады. Чара азагында нәни китап сөючеләр үзләре ясаган кызык рәсемнәрне карады, кичерешләре белән уртаклашты.