Библиотечно-информационный центр № 1

Кәгазь төргәгендә тылсым (0+)

18 майда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Кәгазь төргәгендә тылсым» дигән мастер-класс үткәрде. Балалар әлеге кул эшенең килеп чыгу тарихы белән танышты, сәнгатьнең нәрсә икәнен белде, кош каурые очында кәгазь тасмалар бөтерүнең урта гасырларда ук барлыкка килүе турында мәгълүмат алды. Элек сыйфатлы кәгазьнең кыйммәтле булуы аркасында әлеге сәнгать белән хәлле кешеләр генә шөгыльләнә алган. Бүгенге көндә квиллинг – хәзерге заман кул эше остабикәләренең иң популяр мавыгуы. Иҗат эше барышында балалар китапханәчене игътибар белән тыңлады һәм барлык киңәшләрне үтәргә тырышты. Яшь осталар матур кул эшләнмәсе ясар өчен кәгазьләр әзерләде, кызыксынып кәгазь тасмалар ясау белән шөгыльләнде, дустанә һәм иҗади рухта берсеннән-берсе матур открыткалар тудырдылар.

Мастер-класс азагында яшь китап сөючеләр үзләре ясаган открыткалар белән бергә яхшы кәеф тә алып кайтып китте.