«Тукай әкиятләре тылсымы»: әдәби сәгать (0+)
26 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тукай әкиятләре тылсымы» дигән әдәби сәгать уздырды. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлындагы иң аянычлы битләре – кечкенә Апушның балачагы турында белде. Тукай әкиятләренең серле дөньясына кереп чумдылар, Тукайның «Су анасы», «Кызыклы шәкерт», «Шүрәле», «Сөткә төшкән тычкан» кебек әкиятләренең яраткан геройлары белән таныштылар. Чара азагында балалар Габдулла Тукай әсәрләре буенча викторинада актив катнашты.