Библиотечно-информационный центр № 1

Җирдән алып Айга кадәр бар балалар белергә тиеш!

12 апрель, Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел булуның истәлекле көнендә, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Җирдән алып Айга кадәр бар балалар белергә тиеш!» дигән уен программасы уздырды. Балалар мавыктыргыч һәм танып белү формасында космонавтика үсеше тарихы белән танышты, кешенең космосны үзләштерүе, Юрий Гагаринның сугышчан балачагы, яшьлеге турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды һәм Галәм турында белемнәрен киңәйтте. Уен программасында катнашып һәм космик отрядка эләгергә тырышып, яшь китап сөючеләр спорт хәзерлеге үтте, үзләренең игътибарлылыкларын, түземлелекләрен һәм тырышлыкларын тикшерде. Алар бик теләп геометрик фигуралардан йолдызларга очкыч җыйды, «Космик җыештыручылар», «Йолдызларны җый», «Планетага чәчәкләр утырт» дигән кызыклы уеннарда катнашты. Чара матур рәсемле танып белү китапларын карау белән тәмамланды.