«Туган телем, бигрәк гүзәл син» туган якны өйрәнү сәгате (6+)
19 февральдә, Халыкара Туган тел көне алдыннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Туган телем, бигрәк гүзәл син» дигән туган якны өйрәнү сәгате узды.
Балалар Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән танышты, җир йөзендәге телләрнең күплеге, үз туган телеңә мөнәсәбәт турында белде. Башка телләр белән танышу дөньяның ни дәрәҗәдә кызыклы һәм күптөрлелеген аңларга булыша. Чара барышында балалар тизәйткечләр әйтешүдә ярыштылар, татар телендә сүзләр төзеделәр, «Мәкальне дәвам ит», «Табышмакны чиш», «Канатлы сүзләрне аңлат» уеннарында актив катнаштылар. Чара азагында: һәр тел үзенчә матур һәм үз туган телеңне сакларга һәм аның белән горурланырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.