Библиотечно-информационный центр № 1

Китап ярдәмгә ашыга (6+)

«Китапны яратып бүләк ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында, атна дәвамында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге, рәхмәт белдереп, укучылары һәм шәһәрдәшләрдән бүләккә китаплар кабул итеп алды.

Акция барышында укучылар бүләк иткән барлык китаплар да «Китап бүләк итү көне» исемле күргәзмәдә тәкъдим ителде. Алар арасында – заманча Ватан һәм чит ил әдәбияты китаплары, классика әсәрләре, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты китаплары. Акция кысаларында китапханәгә килүчеләр «Бу китапларны ни өчен бүләк итәсем килә» дигән сораштыруда катнашты. Барысына да китаплар, китапханәгә җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Чарада 18 кеше катнашты һәм 145 китап бүләк ителде.