Библиотечно-информационный центр № 1

«Интернет челтәре һәм өлкәннәр арасында киртәләр юк» дигән компьютер белеме сәгате (18+)

5 февраль көнне «Китапханә киңлегендә уңай Интернет» акциясе кысаларында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гармония» клубы әгъзалары өчен «Интернет челтәре һәм өлкәннәр арасында киртәләр юк» дигән компьютер белеме сәгате уздырды.

Китапханәче интернетта пенсионерларны алдауның аеруча нык таралган очраклары турында сөйләде. Алдау корбаны булганнарга кая мөрәҗәгать итәргә һәм үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Чара «Телефон аша куркынычсыз интернет» слайд-презентациясе үрелеп барды. Телефон аша алдакчы җинаятьчеләрнең банк хезмәткәре исеменнән шалтыратып, кешедән шәхси мәгълүматларын алырга тырышуы кебек банк карталары белән алдау-җинаять  очракларына аерым игътибар бирелде. Чарада кунаклар «Дәүләт хезмәтләре», «Онлайн-Сбербанк», «Впрок промокодлары», «Аптека.ру – дарулар эзләү» кебек файдалы кушымталар белән танышты. Компьютер белеме сәгате азагында барысы да «Алдакчыларны ничек танырга - киңәшләр» дигән белешмәлекләр алды.