Библиотечно-информационный центр № 1

«Гасыр риваятьләре, серләре, хикмәтләре» дигән сүз иҗаты сәгате (6+)

28 гыйнварда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Гасыр риваятьләре, серләре, хикмәтләре» дигән сүз иҗаты сәгате уздырды.  

Тел ул – гаҗәеп, кабатланмас могҗиза һәм кешенең аралашу чарасы. Китапханәче кеше тормышында телләрнең роле, телнең килеп чыгышы серләрен ачучы риваять һәм легендалар турында сөйләде. Укучылар телләрнең күптөрлелеге, аларның охшаш һәм аермалы яклары, үзенчәлекләре турында белде, шулай ук бөек язучылар һәм шагыйрьләрнең туган тел турында әйткән сүзләрен искә төшерделәр. Чарада Г.Тукайның «Туган тел» җыры моңлы итеп татар, рус һәм чуваш телләрендә яңгырады. Дәрес азагында төрле телләрдәге яңа матур әдәбиятка кыскача күзәтү ясалды.

Һәр тел үзенчә бөек һәм аны яратырга, сакларга, дөрес һәм матур итеп сөйләшергә кирәк.