«Туган телем – халкымның акыл чишмәсе»: фольклор сәгате (6+)
26 гыйнвар көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган телем – халкымның акыл чишмәсе» дип аталган фольклор сәгате уздырды.
Чарада республикабызның төп байлыгы, аның күпмилләтле халкы, телләре, халык авыз иҗаты һәм фольклоры турында сөйләделәр. Укучылар бишек җырлары, әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр белән танышты, шулай ук алар «Без – туган телнең дуслары» викторинасында актив катнашты, табышмаклар чиште, уен формасында халык әкиятләре буенча белемнәрен сынап карады.