Библиотечно-информационный центр № 1

«Бер җылы сүз җитә күңелләрне җылытырга» кичәсе (18+)

2 декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубы Дәүләт советы депутаты Галәветдинов Әхәт Насыйх улы һәм «4, 5 Гренада» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Исаева Светлана Сергеевна белән берлектә  «Бер җылы сүз җитә күңелләрне җылытырга» дип аталган кичә уздырды.

Әхәт Насыйх улыннан кунаклар адресына бәйрәм хөрмәтенә котлау һәм җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул шәһәрнең бүгенге хәл-торышы турында сөйләде, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына битараф калмаска сүз бирде. Чара актриса Людмила Гурченконың 85 еллыгына багышланды. Кичәдә катнашучылар актриса һәм җырчының тормыш юлы, иҗаты белән танышты, аның катнашында төшерелгән фильмнарны искә төшерде, Людмила Марковна язган «Аплодисменты» китабы буенча фикер алышты. Кичәдә оештырылган уен һәм бәйгеләр бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.