Библиотечно-информационный центр № 1

«Упкынга илтүче һәвәслекләр» танып белү сәгате (6+)

14 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә көн дәвамында укучылар өчен «Упкынга илтүче һәвәслекләр» танып белү сәгате уздырды.

Катнашучылар тәмәке тартуның килеп чыгу тарихы һәм тәмәкенең яшүсмер организмга зыяны турында белде, алкоголь һәм токсикомания китереп чыгарган куркыныч нәтиҗәләр хакында ишетте. Әлеге куркыныч фактлар яшь организмның сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зарарлы икәне турында уйланырга мәҗбүр итә. Яшүсмер организмына никотин, алкогольнең тәэсире турында уен формасында сорауларга җавап бирү үткәрелде.