Библиотечно-информационный центр № 1

«Ничек террор корбаны булмаска» куркынычсызлык сәгате (6+)

Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан һәм аны кисәтү максатларында, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге көн дәвамында укучылары өчен «Ничек террор корбаны булмаска» дигән куркынычсызлык сәгате үткәрде.

Китапханәче бу көннең 2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетия республикасының Беслан шәһәрендә 300дән артык кеше һәлак булган фаҗигале вакыйгаларга багышлануы турында искә төшерде. Чара барышында катнашучыларга террорчылыкның бөтен кешелек өчен нинди куркыныч белән янавы, соңгы унъеллыкның эре терактлары, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. «Террорчылар тоткынлыгына эләксәң», «Шикле әйбергә юлыктыгыз», «Ату тавышлары ишетсәгез» дип аталган тест сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. Барыбыз да террорчылыкка каршы көрәшергә һәм аның килеп чыгуын кисәтергә кирәклекне белергә тиеш. Чара азагында укучылар әлеге тематикага кагылышлы китаплар белән танышты.