Библиотечно-информационный центр № 1

«Дуслар, кычкырып укыйк!» акциясе (6+)

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Дуслар, кычкырып укыйк!» акциясен үткәрде. Китапханәдә «Иң якын һәм иң яраткан – син генә» дигән китап күргәзмәсе, тылсымлы агач урнаштырылды, открыткалар ясау буенча мастер-класс эшләде. Көн дәвамында һәр укучы үзен китап укучы ролендә сынап карады. Яшь укучылар балалар язучылары И.Токмакова, Л.Воронкова, А.Платоновларның кадерле әниләренә укырга теләгән әсәрләрен үзләре сайлап алды. Шулай ук яраткан кешеләренә йөрәк рәсеменә язылган теләкләрен «Теләкләр агачы»на элделәр, мастер-класста квиллинг техникасы буенча котлау открыткалары ясарга өйрәнделәр.