Библиотечно-информационный центр № 1

«Урман тулы могҗиза» Экологик сәгать (6+)

Табигатьне һәркем ярата. Ә кемнедер без табигатьне саклаучы дип атыйбыз. Шуларның берсе – табигать турында иҗат итүче Николай Иванович Сладков. Язучының серләрен ачу өчен, балалар сыйныф белән урманга читтән торып сәяхәткә китте. Урманга килеп чыгып, балалар кошлар сайравын тыңлады һәм җырлаучы кошны атады. «Күзгә күренмәс башлык» тукталышында язучының тормыш юлы белән таныштылар. «Кырмыска оясы» тукталышында викторина сорауларына җавап бирделәр, карда калган эзләрне өйрәнделәр һәм аларның кемнеке булуын белделәр. Чара азагында балалар Н. Сладковның «Барсук и медведь» һәм «Заяц и полевка» әсәрләрен рольләргә бүлеп укыды һәм укыганнары буенча кичерешләре буенча уртаклашты.