Библиотечно-информационный центр № 1

«Китаплар барлыкка килү турында» Китапханә дәресе (6+)

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә  «Китаплар барлыкка килү турында» исемле китапханә дәресе узды.

Китап күп гасырлар дәвамында кешеләргә тугры хезмәт итә. Балалар китапханәче белән берлектә китапларның ерак үткәненә күз салды, борынгы заманнарда китапларның ничек ясалуы һәм аларның нинди булуы турында белде. Укучылар зур кызыксыну белән борынгы кешеләрнең «кипу» дип аталган төенле хат кебек төрле язу ысуллары, Рус дәүләтендә тамгалап язылган такталар кулланулары, славян әлифбасы барлыкка килү һәм Иван Федоров турында белде. Чарада катнашучыларның барысы да сөйләгәннәрне мавыгып тыңлады, шулай ук төенле хат серләренә төшенергә тырышты. Чара азагында балалар табышмаклар чиште һәм актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирде. Китаплар дөньясына сәяхәт барысы өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч узды.