«Су – табигатебезнең патшабикәсе» Танып белү сәгате (0+)
33 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Су – табигатебезнең патшабикәсе» исемле танып белү сәгате уздырды.
Китапханәче апалары белән берлектә балалар су патшалагына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Алар суның халәте һәм билгеләре, планетабызның су ресурслары, табигатьтә баручы су әйләнеше процессы белән танышты. Нәни китап сөючеләр өчен бигрәк тә томан, яңгыр, карның кайдан һәм ни өчен килеп чыгуы, су тамчысының очарга, катырга һәм, башка тамчылар белән берләшеп, күлләр, елгалар барлыкка китерергә сәләтле булуы турындагы мәгълүматлар аеруча кызыклы булды. Һәм тамчы Җир өстеннән никадәр генә югары күтәрелмәсен, аның һәрвакыт җиргә әйләнеп кайтуы турында белде. Сәяхәт иткәндә балалар су турында табышмакларны, мәкальләрне искә төшерде, «Тамчыны башкага бир» уенында актив катнашты. Чара азагында барысы да өйләрендә суны сакларга, краннан суны әрәмгә агызмаска һәм ял иткәндә сулыкларны чүпләмәскә сүз бирде.