Библиотечно-информационный центр № 1

«Ә сез М.Ю.Лермонтовны беләсезме?» Әдәби уен (6+)

21 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге 18 нче урта мәктәп укучылары өчен «Ә сез М.Ю.Лермонтовны беләсезме?» исемле әдәби уен үткәрде. Ул бөек рус язучысының 205 еллыгына багышланды.

Китапханәче рус шагыйре, прозаигы, драматургы М.Ю.Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар аның шигъриятенең сәнгать, театр, кинематография өлкәсендә дә зур бәя алуы турында белде. Чара барышында балалар шагыйрьнең әсәрләре буенча викторинада катнашты, башваткыч чиште, үзләрен текстларны белүдә сынап карады. Уен азагында укучылар язучы иҗаты буенча китаплар белән танышты.