Сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык (0+)
26 сентябрьдә 1 нчы санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә төрле яшьтәге укучылар өчен Ачык ишекләр көне узды. Бу көнне иртән балалар бакчасыннан килгән нәни кунакларны бик шатланып каршылады китапханә. Хезмәткәрләр балаларга «Әкияти калейдоскоп» уен сәяхәтен тәкъдим итте. Яшь китап сөючеләр әкият иле буйлап мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды, уеннар тукталышында, Шапокляк карчыкның театраль аланчыгында булды, табышмаклар аланында ял итте.
Беренче сыйныф укучылары өчен «Без сезне күрүебезгә шат» экскурсиясе үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән китапханә, китапны дөрес куллану, аңа карата мөнәсәбәт, абонементта һәм уку залында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында мәгълүматны тыңлады. Укучылар янына кунакка шаян һәм мәзәк Белмәмеш килде, ул уен формасында үзе һәм дуслары турында сөйләде. Әдәби герой белән бергә балалар чараның әкияти рухына кереп чумды, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште.
Өлкән сыйныфлылар өчен «Һөнәрне танып бел» викторинасы уздырылды. Укучылар игътибарына «Яңа заман – яңа һөнәрләр» исемле тематик китап киштәсе, киләчәктә һөнәр сайлаганда искә алынырга тиешле төп моментлар турында сөйләүче «Дөрес сайла» слайд-экскурсиясе тәкъдим ителде. Балалар уен-викторина сорауларына җавап бирү дәвамында үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы фактларны белде. Уен-викторина бик җанлы барды, балалар актив катнашты.