Үләннәрдә шифа бар (0+)
1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Үләннәрдә шифа бар» исемле сәламәтлек сәгате уздырды.
Чара китапханәченең кеше тормышында үсемлекләрнең нинди зур роль уйнавы турында сөйләве белән башланып китте. Балалар, авыру хайваннарны дәвалау өчен дару үләннәре җыюда ярдәм сораган Айболит үтенече буенча, табигать дөньясына сәяхәткә кузгалды. Биремнәр язылган яфракларны өзеп алып, алар үсемлекләрне таныды, исемен атады, аның файдалы үзлекләре һәм җыю кагыйдәләре белән танышты. «Витамин» эстафетасы балаларга аеруча ошады. Анда командаларның һәр катнашучысы витамин салынган калакны билгеләнгән урынга илтеп җиткерергә тиеш булды. Сәламәтлек дәресе азагында балалар үсемлекләр турындагы матур рәсемле һәм кызыклы китапларны карый алды.